ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лаеш егете "Чиксез талантлар" II Республика яшьләр фестиваленең финалына чыккан

17 июнь 2019, 02:00 , Фото: laishevskyi.ru/news/mәdәniyat/chiksez-talant

Лаеш егете Инклюзив проектта Лаеш районы данын Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар интернат мәктәбен тәмамлаган Александр Анисимов яклаган.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Кама ягы", Ирина Реброва). Лаеш районы артисты Казанда үткән "Чиксез талантлар" II Республика яшьләр фестиваленең финалына чыкты. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Инвалидлыклары булган һәм булмаган яшьләр өчен инклюзив проектта Лаеш районы данын Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар интернат мәктәбен тәмамлаган Александр Анисимов яклады. Ул барлык сайлап алу турларын лаеклы үтте.
 
Аның таланты район һәм республика масштабында да, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә дә билгеләп үтелде. Күрмәүче егетнең вокалы яхшы, ә иң мөһиме – җырлау һәм музыка белән шөгыльләнү теләге зур. 
 
Моның өчен атнага ике мәртәбә туган интернат мәктәбенә үзенең алыштыргысыз җитәкчесе Галина Григорьевна янына репетицияләргә килә, алар бергә югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
 
Саша вокал белән өченче сыйныфтан шөгыльләнә, ә алтынчыдан һәр төрле конкурсларда һәм смотрларда катнаша. Яшь артист өенә һәрчак бүләкләр, грамоталар һәм дипломнар белән кайта, Галина Викторовна аларны республика фестивалендә катнашу өчен җибәрә. Жюри Александр осталыгына югары бәя бирә һәм ул финалга чыга.
 
Талантлы егеткә транспорт һәм конкурста катнашуга документлар әзерләүдә “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм итә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10