ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада трамвайлар парады узды

17 июнь 2019, 03:00 , Фото: nkamsk-rt.ru/news/shәһәr-һәm-bez/r-tramvay-kyzykly-dnya

Түбән Камада трамвайлар парады узды Хәзерге вакытта "Шәһәр электр транспорты" предприятиесендә 75 вагон исәпләнә.
(Казан, 17 июнь,"Татар-информ","Туган як"). Түбән Камада трамвайлар парады узды. 12 трамвайның һәрберсе шәһәр тормышының бер өлкәсенә багышланган иде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Нефть химиясе ветераннары утырган трамвай колоннаның башында барды. Аларның кайберләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары да, трамвай Лемаев мәйданы тукталышында туктагач, Николай Лемаев һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Быел бөек сәнәгатьчегә 90 яшь тулган булыр иде. 
 
Театрга багышланган трамвайдан тукталыш саен сәвәләйләр чыгып, кунакларны чакырды. Медицина өлкәсенә караганында өлкәннәр кан басымын үлчәтте, табибларга сораулар бирде.
 
"Гаилә" вагонында түбәнкамалыларны яңа өйләнешкән пар һәм ЗАГС хезмәткәрләре каршы алды. "Рубаха" җәмәгать үзәге вагонында нык ихтыярлы кешеләр фотосессия оештырды. Тагын берсендә бушлай китаплар тараттылар, ә "бәхетле" билет эләккән кешегә стена сәгате тапшырдылар.  
 
Форсаттан файдаланып, шуны да искәртик: электр транспорт шәһәребездә беренче заводлар белән бергә – 1967 елда барлыкка килгән һәм, нигездә, кешеләрне эшкә йөртү өчен файдаланылган. 
 
Хәзерге вакытта "Шәһәр электр транспорты" предприятиесендә 75 вагон исәпләнә, шуларның 64 е – пассажир вагоны, трамвайлар җиде маршрут буенча йөри.  Якын киләчәктә Түбән Камага биш яңа трамвай кайтартылачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10