ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Тукай районында "Балкыш" балалар лагеры спортчылар әзерли

17 июнь 2019, 08:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районында Бүген лагерьда төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына, бадминтонга сәләтле булган 7-17 яшьлек 58 кыз һәм егет ял итә.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районында "Балкыш" лагере базасында "Батыр" спорт сменасы эшен дәвам итә. Смена ике юнәлеш буенча эшли – көрәш һәм бадминтон. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Сменаның иң кызган чорында без район яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбарәкҗанов белән Иске Дөреш авылына барып, балаларның шөгыльләнгәннәрен үз күзләребез белән күреп кайттык. 
 
Спорт сменасы өчен "Балкыш" лагере менә дигән база. Күнекмәләр өчен дә бар шартлар тудырылган – бинада спорт залы, массакүләм спорт төре өчен киң территория, ике спорт мәйданчыгы, барлык төркемнәр өчен тренажерлар бар.
 
 Лагерь үзе дә шәһәрдән еракта, табигать кочагында урнашкан. Биредә тулысынча тәнне һәм аңны спортка гына багышларга була, балаларны читкә юнәлтүче факторлар юк. Сменага балаларны сайлап алганнар. 
 
"Алар барысы да Тукай районының өметле спортчылары", – ди Ришат Мөбарәкҗанов. 
 
Бүген лагерьда төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына, бадминтонга сәләтле булган 7-17 яшьлек 58 кыз һәм егет ял итә. Әлеге үсмерләр үзләренең яшьләрендә инде күп тапкырлар чемпион булганнар, район данын яклап республика призларын алганнар. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10