ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә үзсалым акчасына басмалар салалар

17 июнь 2019, 07:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/kon-temasyi/chirmeshn-rayondagy-kayber-avyllarda-basmalar-yasamakchylar

Чирмешәндә үзсалым акчасына басмалар салалар Юлларны тәртиптә тоту, урам яктырткычларны яңарту да планлаштырыла.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районының кайбер авылларында үзсалым акчасына басмалар ясарга ниятлиләр. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бәркәтә авылында юлларны чисталау, зиратларны, урам яктырткычларын карап, тәртиптә тотудан тыш, үзсалым акчасына Шушма елгасы аша салынган, стадионга чыга торган басманы рәтлисе бар. Язгы ташулардан соң ел да башкарыла торган эш. Тимердән яхшы итеп күпер ясап куяр идең – шактый сумма кирәк.
 
Шешминкада суүткәргечләр 1969 елда сузылган. Тимер торбалар еш тишелеп  халыкның да, җитәкчеләрнең дә җелегенә үткән.
 
"16 чакрым суүткәргечләр системасын яңарту 32 миллион сум тора. Дөрес, моны махсус программа буенча республика эшләп бирә. Ә проект-смета документларын ясату чыгымнарын үзебезгә каплыйсы. Бу гына җитми әле: 1,3 млн сум тирәсе акча кирәк. Шуңа бу эштә район да булыша", - ди Шешминка җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.
 
Лашман авыл җирлегендә җыелган үзсалым акчаларының бер өлешенә Әмир зиратында кирәк-яраклар кую өчен яңа корылма булдырмакчылар. Лашманның Түбән очында  Сөлчә елгасы аша тимердән басма кирәк. Ике авылда да урам эчендәге юлларны рәтлисе, чокыр-чакырларны ямап чыгасы иде.
 
Яңа Кади авыл җирлегендә дә халыктан җыелган акчалар  юлларны тәртиптә тоту, урам яктырткычларын карап тору өчен тотыла. Елдагыча, Утыз Имәндәге “Чәчәкле алан”  төзекләндерелә. Шушы ук авылда  “Зур зират” тирәсен  яңартып - тотып алачаклар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10