ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы районының бер гасырлык Бәйрәкәтамак җирлегендә авыл бәйрәменә җыелганнар

17 июнь 2019, 09:00 , Фото: yutazy.ru/news/aktual/ber-gasyrlyk-byrktamakta-avyl-byrme

Ютазы районының бер гасырлык Бәйрәкәтамак җирлегендә авыл бәйрәменә җыелганнар Чара күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылган.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районының Бәйрәкәтамак авылы халкы үзләре яши торган җирлекнең 100 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Сабантуй уеннары белән бәйләп уздырган бәйрәм иртәсенә җыелган бар халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөфлия Әгълиева тәбрик итте.
 
 Күп санлы иганәчеләр көче белән оештырылган бәйрәмдә авылның озын гомерле кешеләре, әле яңа гына дөньяга аваз салган сабыйлар, шушы көннәрдә түгәрәк даталарын билгеләп узучы авыл халкы истәлекле бүләкләр кабул итте. 
 
Район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары алып килгән матур концерт программасы, аларга кушылган авыл үзешчәннәре да бар халыкны җырлатты һәм биетте. 
 
Бу вакытта түгәрәк эчендә спорт уеннары башланды. Йөгерүгә чыккан җитез балаларны өлкәннәр алмаштырды. Көрәш, армреслинг, гер күтәрү, аркан тартышу, агач “атка” атланып, капчык белән сугышу – кыюларга һәм җитезләргә шөгыль җитәрлек булды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10