ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Сабан туе дүрт урында узачак

17 июнь 2019, 08:44 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан Сабан туе дүрт урында узачак Көрәштә җиңүчеләр автомобиль һәм тәкә белән бүләкләнәчәк.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан Сабан туе 23 июньдә дүрт мәйданчыкта узачак: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында, Аккош күле янындагы урман паркында һәм Казан ипподромында. Халык күңел ачуларының старты – иртәнге 9.30. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Сабан туе милли көрәштә җиңүчеләре автомобиль һәм тәкә белән бүләкләнәчәк. 

"Бәйрәм кунаклары милли уеннарда үз көчләрен сынап карый һәм милли көрәштә Татарстанның иң яхшы батырлары ярышын күзәтә алачак. Турнирның абсолют чемпионнары төп приз - тәкә һәм автомобиль алачак», - диелә хәбәрдә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10