ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Монреаль Сабан туенда Айгөл Бариеваның чыгыш ясавы көтелә

17 июнь 2019, 09:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Монреаль Сабан туенда Айгөл Бариеваның чыгыш ясавы көтелә Әлеге шәһәр Сабан туенда җырчы 2017 елда да катнашкан булган.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). 22 июнь көнне Монреальда узачак Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева чыгыш ясаячак. Бу хакта җирле татарларның "Мирас" оешмасы хәбәр итә. 
 
"Монреаль Сабан туена безнең яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариеваның килүен ишеттек. Ул Монреальга 2017 елдагы Сабан туена да килде һәм безне үзенең матур җырлары белән сөендерде. Без аны бик яраттык, һәм яңадан түземсезлек белән көтеп калабыз", - диелә хәбәрдә. 
 
  • Айгөл Бариева 15 июньдә Италиядә узган Сабан туенда да чыгыш ясады.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10