ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Киров районына яңа прокурор билгеләнде

17 июнь 2019, 11:43 , Фото: Прокуратура РТ

Казанның Киров районына яңа прокурор билгеләнде Россия Генераль прокуроры боерыгы буенча әлеге вазифага юстиция өлкән киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Россия Генераль прокуроры боерыгы нигезендә Казанның Киров районы прокуроры вазифасына юстиция өлкән киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Казанның Киров районы прокуратурасы коллективына яңа билгеләнгән җитәкчене тәкъдим итте”, - диде Руслан Галиев.

  • Эльдар Сабиров 1981 елның 31 августында Чиләбе өлкәсендә туган. 2003 елда “юриспруденция” белгечлеге буенча Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шул ук елны Чаллының күзәтчелек ведомствосында тикшерүче буларак прокуратура органнарында хезмәт карьерасын башлый.
  • 2004 елдан Сабиров өлкән тикшерүче булып эшли. 2007 елда аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче, ә 2008 елда Минзәлә районы прокуроры урынбасары вазифасына билгеләнә. 2014 елдан башлап Татарстанның Сарман районы прокуроры булып эшли.

Эльдар Сабиров “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләкләнгән. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10