ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсе Сабан туенда 30 меңнән артык кеше катнашкан

17 июнь 2019, 14:06 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновск өлкәсе Сабан туенда 30 меңнән артык кеше катнашкан Бәйрәм чараларына Татарстанның Буа районыннан зур делегация килгән иде.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе Сабан туе 30 меңнән артык кешене берләштергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә

Сабантуйда өлкә җитәкчесе Сергей Морозов та катнашты. Бәйрәм чараларына Татарстанның Буа районыннан зур делегация килгән иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов котлавын республиканың муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин җиткерде. Ул Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә бүләк итеп оргтехника алу өчен сертификат тапшырды.

Бәйрәмне ачу тантанасында күрше ике төбәк җитәкчеләре арадагы хезмәттәшлекнең уңышлы яклары хакында сөйләделәр, хезмәт алдынгыларына һәм милли хәрәкәт активистларына дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10