ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Рухуль-Байан» китабы кабаттан нәшер ителде

17 июнь 2019, 16:35 , Фото: dumrt.ru

«Рухуль-Байан» китабы кабаттан нәшер ителде Китап яшәешнең асыл мәгънәсе турында уйланып, тормышка яңа бәя бирергә этәрә.

(Казан, 17 июнь, "Татар"). “Хозур” нәшрият йорты кабаттан Исмәгыйль Бурсавиның «Рухуль-Байан. Рассказы и назидания» китабын нәшер итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге китап бик үзенчәлекле тәфсир, Коръән аятьләренең тирәнлеген һәм матурлыгын аңларга ярдәм итә торган нәсыйхәтләр һәм риваятьләр җыентыгы булып тора.

Китап яшәешнең асыл мәгънәсе турында уйланып, тормышка яңа бәя бирергә этәрә.

«Рухуль-Байан» яңа дизайнда, сыйфатлы каты тышлык белән бастырылды, бу, һичшиксез, укучыларыбызны сөендерер, дип өметләнәбез. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10