ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Марат Әхмәтовны юбилее белән котлады

17 июнь 2019, 15:46 , Фото: архив

Татарстан Президенты Марат Әхмәтовны юбилее белән котлады
 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хөрмәтле Марат Готыф улы! Сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.Сез республикада иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, ике дистә ел дәвамында Татарстан икътисадының фундаменталь тармагын - агросәнәгать комплексын уңышлы җитәклисез.

Сез илдә катлаулы үзгәрешләр чорында үз эшчәнлегегезне башлап җибәрдегез, һәм республика авыл хуҗалыгы иң яхшы тармак традицияләрен, җитештерү потенциалын саклап кала алды һәм аннары базар шартларында яңа үсеш дәрәҗәсенә чыкты», – диелә котлау текстында.

Республика Президенты билгеләгәнчә, Марат Әхмәтов һәрвакыт авыл хезмәтчәннәренең мәнфәгатьләрен яклаучы булды һәм шулай булып кала, үз бай тәҗрибәсен, белемнәрен, иҗади энергияне ышанып тапшырылган тармакның нәтиҗәле техник, технологик үсешен тәэмин итү, инновацияләр кертү, социаль инфраструктураны камилләштерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен нәтиҗәле куллана.

«Күп еллык фидакяр хезмәтегез, туган Татарстаныбыз хакына башкарган һәм ирешкән уңышлар өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, актив озын гомер һәм җаваплы күпкырлы эшегездә уңышлар телим», - диелә аграр ведомство сайтында басылып чыккан котлауда.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10