ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас районының Олы Бакырчы авылында яшәүче Майтап Зәйнетдиновага 100 яшь тулган

17 июнь 2019, 23:00 , Фото: apastovo.ru/news/mөһim-temalar/oly-bakyrchy-avylynda-gomer-itche-maytap-bi-100-yashlegen-byrm-itte

Апас районының Олы Бакырчы авылында яшәүче Майтап Зәйнетдиновага 100 яшь тулган Йөзяшәр әби хәзер дә үз өендә үзе генә яши.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Олы Бакырчы авылында гомер итүче Майтап әби Зәйнетдинова 100 яшьлеген бәйрәм итте. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярны котлап Россия, Татарстан Президентлары исеменнән Котлау хатын, район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме тапшырды.
 
Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина изге теләкләрен һәм бүләген ирештерделәр.
 
Майтап әби Зәйнетдинова кунакларны кочак җәеп каршы алды. Барысын да аңлап, күреп сөйләшә. Догаларын күңелдән укый. 
 
Сугыш чорында кичергән авырлыкларны, урман кискән, окоп казыган вакытларны, ачтан егылган атын авызы белән чәйнәп ашатканнарын күз яшьләре аша сөйли. Бүгенге көндә үз өендә үзе генә яши. Балалары бер өзлексез кайтып карап, тәрбияләп тора. 
 
Капка төбеннән үк матурлык, төзеклек, чисталык күзгә ташлана. Бакчасында барлык яшелчәләр дә бар. Йөзяшәр әби тормышыннан канәгать, рәхмәтләрен әйтеп, изге догаларын укып утыра, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10