ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

ЮХИДИ Казанда салонында ир-ат кабыргасын сындырган автобус йөртүчесен эзли

17 июнь 2019, 16:02

Узган җомгада Гвардия урамындагы 54нче номерлы йорт каршында автобус салонында 79 яшьлек ир-ат егылып төшкән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ идарәсе салонында өлкән яшьтәге ир-ат алты кабыргасын сындырган автобус йөртүчесен эзли. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Җомга, 14 июньдә, 10.40 сәгатьтә Гвардия урамындагы 54нче номерлы йорт каршындагы автобуста 79 яшьлек пассажир егылып төшкән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүче һәлакәт булган урыннан киткән», – дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Һәлакәттә пенсионер җитди имгәнүләр алган һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән. Табиблар зыян күрүченең алты кабыргасы сынуын билгеләгән.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан 533-38-10, 533-38-48 телефоннары буенча элемтәгә керүләрен сорый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10