ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Краснодарда Сабан туе узачак көн билгеле булды

17 июнь 2019, 16:29

Июнь башында үтәргә тиешле бәйрәм, җирле татар оешмасы җитәкчесе вафат булу сәбәпле, кичектерелгән иде.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Краснодар Сабан туе 6 июль көнне үткәреләчәк. Бу хакта җирле татарларның "Булгар-К" оешмасы хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, Краснодар Сабан туе июнь башында үткәрелергә тиеш иде. Әмма җирле татар оешмасы җитәкчесе Васил Ягъфәров (Ягофаров) вафат булу сәбәпле, бәйрәм кичектерелде. 
 
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, чара шәһәрнең Җиңүнең 30 еллыгы паркында уздырылачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10