ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сахалин утравындагы Невельск каласы Сабан туена әзерләнә

17 июнь 2019, 16:51

Бәйрәмдә Татарстан артистлары чыгышлары да көтелә.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). 23 июнь көнне Сахалин утравындагы Невельск шәһәрендә Сабан туе үтәчәк. Бу хакта Сахалин һәм Курил утраулары татарларының милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Бәйрәм программасында иҗат коллективлары парады, Татарстан Республикасы артистлары чыгышлары, мастер-класслар, татарча көрәш каралган. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк.
 
Бәйрәмне оештыруда Невельск каласы җитәкчелеге ярдәм күрсәтә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10