ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җиңел машина йөртүче һәм аның юлдашы баганага бәрелеп һәлак була

17 июнь 2019, 16:54

Якшәмбе көнне төнлә, 16 июньдә, Камалиев проспектында 9нчы модельле «Лада»ның 22 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм зур тизлек белән баганага бәрелә.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Лада»ның яшь шоферы һәм аның 20 яшьлек юлдашы зур тизлектә баганага килеп бәреләләр һәм һәлак булалар. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«16 июнь көнне 01.35 сәгатьтә Камалиев проспектында 9нчы модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм ут баганасына килеп бәрелә», - дип сөйләделәр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.

Һәлакәттә яшь егетнең башына зыян килә һәм ул кома хәлендә хастаханәгә китерелә, соңрак вафат була. 20 яшьлек пассажир кызның шулай ук баш мие селкенгән. Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр. Табиблар аны коткарып калу өчен кулдан килгәннең барын да эшләгән, әмма алган имгәнүләрдән ул берничә сәгатьтән клиникада вафат була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10