ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Хозур” нәшрият йорты дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте

17 июнь 2019, 17:37 , Фото: dumrt.ru

“Хозур” нәшрият йорты дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте Хезмәт гарәп һәм төрек телләрендә иҗат ителгән һәм дөньякүләм билгеле булган тарихи чыганакларга таянып эшләнелгән.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ").  “Хозур” нәшрият йорты М.Сөләйманиның дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ислам тарихы” – ХХ йөз башында татар телендә нәшер ителгән хезмәт. Ул гарәп кабиләләренең һәм кавемнәренең кыскача тарихын тасвирлаудан башланып, үз эченә Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел-нәсәбе, тормышы, Ислам диненең таралуы, тугрылыклы хәлифәләр чорын ала.

Хезмәтнең авторы М. Сөләймани гарәп һәм төрек телләрендә иҗат ителгән һәм дөньякүләм билгеле булган тарихи чыганакларга таяна, аларда тасвирланган вакыйгаларны чагыштырып, үз әсәрендә бары тик тикшерелгән һәм тәгаен билгеле булган мәгълүматларны туплый.

Әлеге чыганаклар арасында бөек фикер ияләре, мөселман галимнәре һәм тарихчылары Гыйззетдин Әл-Җәзәринең, Ибнел Халдун, Әхмәт Җәүдәт паша, татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләре бар.

Бер гасырдан артык вакыт узгач, М.Сөләйманиның “Ислам тарихы” гарәп имлясыннан күчерелеп, янә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10