ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан һәм Хэйлунцзян Россия-Кытай товар әйләнешен үстерүгә өлеш кертәчәк

17 июнь 2019, 18:44 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан һәм Хэйлунцзян Россия-Кытай товар әйләнешен үстерүгә өлеш кертәчәк
 Узган ел Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтаоның Татарстанга сәфәре барышында төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чжан Цинвэй белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Чжан Цинвэйга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Китайскую Народную Республику

«Соңгы тапкыр 2015 елда булган идем, Харбинга кабат килүемә шатмын. Хэйлунцзян провинциясе һәм Харбин шәһәренең ничек үсеш алуы күренеп тора, — диде ул. — Татарстан делегациясе составында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эшлекле даирәләр бар. Безнең программа бик бай булды — эшлекле форум, Россия-Кытай ЭКСПОсында һәм кайбер провинция предприятиеләренә бару».

Очрашуда 70 еллык тарихы булган Россия-Кытай хезмәттәшлеге һәм стратегик хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия-Кытай товар әйләнеше 24,5 процентка артты һәм рекордлы 108 млрд АКШ доллары тәшкил итте, аның шактый өлеше Хэйлунцзян провинциясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе дә.

Чжан Цинвэй билгеләгәнчә, күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин очрашуы барышында илләр арасында ике тапкыр, яки 200 млрд долларга кадәр үзара товар әйләнеше үсеше кирәклеге турында килешүгә ирешелгән. Ул, нигездә, бу бурыч Татарстан һәм Хэйлунцзян кебек Россиянең һәм Кытайның икътисади яктан алга киткән төбәкләре җилкәсенә төшәчәк дип саный.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Китайскую Народную Республику

Рөстәм Миңнеханов узган ел провинция губернаторы Хэйлунцзян Ван Вэньтаоның Татарстанга сәфәре барышында регионнар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануын искә төшерде, ә бүген Харбинда аны гамәлгә ашыру планы расланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10