ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ял көннәрендә Чаллыда ике мәктәп укучысын бәрдергәннәр

17 июнь 2019, 19:14 , Фото: ГИБДД Набережных Челнов

Ял көннәрендә Чаллыда ике мәктәп укучысын бәрдергәннәр
Ике бала да төрле тән җәрәхәтләре алган, аларга табиб ярдәме кирәк булган.

(Чаллы, 17 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Узган ялларда Чаллыда ике велосипедчы-укучы автомобиль көпчәкләре астына эләккән. Бу хакта Чаллы дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ике авария дә узган ялларда булган. Бер очракта, Раскольников урамында «Ниссан» автомобиле йөртүчесе, кагыйдәне бозып юлга чыккан 11 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Зыян күрүче җитди җәрәхәт алган һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Икенче очрак Вахитов проспектында көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлын чыкканда 13 яшьлек велосипедчы «Рено» автомобиле тәгәрмәченә эләгә. Зыян күрүче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән.

Полиция 14 яшькә җитмәгән балалар махсус билгеләнгән урыннарда һәм җәяүлеләр зонасында гына велосипедта йөри ала, дип искәртә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10