ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда алмашынучан һава торышы сакланачак

17 июнь 2019, 21:51 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда алмашынучан һава торышы сакланачак Синоптиклар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һава температурасы нормадан 3-5 градуска кадәр төште.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Якындагы ике көндә Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һава температурасы нормадан 3-5 градуска кадәр төште.

Иртәгә, 18 июнь көнне, көндезге сәгатьләрдә 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта республикада кабат кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Чәршәмбе, 19 июнь, көндез һәм кич белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар һәм 15-20 м/с кадәр җил көчәюе, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10 градустан түбән төшмәячәк, ә тәүлекнең якты вакытында ул 23дән 28 градуска кадәр җылылык тәшкил итәчәк.

20 июньдә урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары + 12 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 24-29 градуска кадәр җылытачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә, алдан фаразлаулар буенча, 21 һәм 22 июнь көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, әмма температура югары булачак – көндез +25тән +30 градуска кадәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10