ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы хуҗалыкларында сигезәр сыер асраучылар бар

18 июнь 2019, 04:00 , Фото: rsloboda-rt.ru

Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы хуҗалыкларында сигезәр сыер асраучылар бар Сөтне авылда җыючыларга килограммын 21 сумнан тапшыралар.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсе Яңа Арыш авыл җирлегендә маллар кимеми. Кайбер хуҗалыкларда хәтта сигезәр сыер асрыйлар. Бу хакта җирле басма яза.  
 
Печән, терлек азыгы өчен быелгы җәй матур булырга охшаган. Терлекләр дә җәйләүдә, көтүлекләрдә яшел азык белән кинәнә.
 
"Авылыбызда 2 көтүлек бар. Халык малны киметми, мал-туарларны күп асрый", - ди Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов һәм иң күп сыер асраучы гаиләләрне санап китә. Рәмис Имамиев – 8 сыер, Илдар Кәримов – 6 сыер, Фәнил Вәлиев гаиләләре 5 сыер асрый икән.
 
Сөтне исә авылда җыючыларга килограммын 21 сумнан тапшыралар. Сыер тоткан кеше әнә шулай гаилә бюджетына шактый гына керем дә өсти.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10