ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

18 яшьлек Динара Фардиева Чаллыда "Сабан туе гүзәле-2019" титулына ия булган

18 июнь 2019, 06:00 , Фото: shahrichalli.ru

18 яшьлек Динара Фардиева Чаллыда Бәйгенең максаты - татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда "Сабан туе гүзәле" бәйгесе җиңүчесе исемен шәһәр мәйданы сәхнәсендә бәйрәм гала-концерты ахырында җиткерделәр.  Җиңүче исеменә Чаллы педагогия көллияте студенты, 18 яшьлек Динара Фәрдиева лаек булды. Бу хакта "Шәһри Чаллы" яза. 
 
"Сабан туе гүзәле" шәһәр конкурсы традицион рәвештә милли бәйрәм-Сабантуй алдыннан уза.
 
Конкурсның финалына барлыгы сигез кыз чыкты. Сайлап алу туры 2019 елның апрелендә үк узды. Шул вакыттан бирле катнашучылар конкурска актив әзерләнде.
 
Кызлар белән вокал, хореография, сәхнә чыгышы, модель сәнгате буенча педагоглар, режиссерлар, модельерлар һәм конкурсның визажистлары эшләде. Конкурска әзерлек графигына видеога төшерү һәм фотосессия дә керде.
 
  • Конкурсның тарихы 1993 елдан башлана. Аның максаты - татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру. Конкурста югары һәм урта уку йортлары студентлары, шәһәрнең оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10