ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөслимдә Коръәнне яттан уку буенча бәйге уздырылган

18 июнь 2019, 05:00 , Фото: muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistglavnaya-novost-tat/korn-krimne-yattan-uku-buencha-byge-uzdy-fotoreportazh

Мөслимдә Коръәнне яттан уку буенча бәйге уздырылган Бәйге хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында дүрт яшь категориясендә үткән.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының Баланлы авылында Коръәнне яттан уку буенча бәйге узды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
“Корбангали” мәчетенең 20 еллыгына багышлап үткәрелгән чарада күрше-тирә авыллардан һәм районнардан да конкурсантлар һәм кунаклар катнашты.
 
Бәйге хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында дүрт яшь категориясендә үтте.
 
Конкурсның төп иганәчесе – күрше Азнакай районыннан шәхси эшмәкәр Алгиз Корбанов “Мин исламны яратам” бәйгесе җиңүчеләренә – дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, чараны оештыруда, ислам динен таратуда башлап йөрүчеләргә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды.
 
Чара барышында балалар өчен мәктәп яны территориясендә кече Сабантуй да оештырылды. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10