ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак

18 июнь 2019, 07:17 , Фото: tatar-congress.org

Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 28-29 июнь көннәрендә Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халкыбызның әлеге гүзәл бәйрәме Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты, Самара губернаторы ярдәмнәре белән оештырыла. Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30 дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак. 

Ике көнлек программа кысаларында: 28 июнь көнне — Камышлы авылы, Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданда Татарстан Республикасының танылган сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, 29 июнь көнне — ат чабышы һәм күргәзмәләр, милли көрәш ярышы, балалар өчен төрле конкурслар, төрле иҗади коллективлар катнашында концерт программалары оештырылачак.

Сабантуйда милли утарлар да корылачак. Биредә Татарстанны Кукмара районы тәкъдим итәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10