ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новокузнецк шәһәрендә «Милли мәдәниятләр фестивале» узды

18 июнь 2019, 08:22 , Фото: tatar-congress.org

Новокузнецк шәһәрендә «Милли мәдәниятләр фестивале» узды Чарада татарның милли ризыклары тәкъдим ителгән.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Новокузнецк шәһәрендә «Милли мәдәниятләр фестивале» узды. Новокузнецк шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе дә бу чарада актив катнашкан, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы

Чарада татарның милли ризыклары тәкъдим ителгән: гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак, корт, катык. Шулай ук татар халкының борынгы көнкүреш предметларын күреп булган. Гөлсинә Гайнетдинова милли костюмнарда үз курчакларын тәкъдим иткән.

«Нур» ансамбле кызлары «Сау булыгыз ак каеннар» җыры белән чыгыш ясаган. Новокузнецк шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе «чәк-чәге» диплом алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10