ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Төмән заводларында булачак һәм татар җәмгыяте активы белән очрашачак

18 июнь 2019, 09:39 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Миңнеханов Төмән заводларында булачак һәм татар җәмгыяте активы белән очрашачак Татарстан Президенты һәм Төмән өлкәсе губернаторы сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Төмән өлкәсенең кайбер эре предприятиеләрендә булырга, шулай ук регионның татар җәмгыяте активы белән очрашырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Төмәннең «Бейкер Хьюз» нефть промысел җиһазлары заводында, «Төмән насослары Шлюмберже» заводында, Нейрохирургия федераль үзәгендә булу планлаштырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Көн дәвамында республика җитәкчесе шулай ук «Шлюмберже» компаниясенең Себер тренинг үзәге эше белән танышырга һәм Төмән өлкәсе татар җәмгыяте активы белән очрашырга планлаштыра.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова аныклап узганча, Татарстан Президенты кичә кич Кытайның Харбин шәһәреннән Төмәнгә килгән. Анда VI Россия-Кытай ЭКСПО чаралары узган.

Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашкан. Алар сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Документ тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике яклы төбәкара элемтәләрне алга таба үстерүне күздә тота.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10