ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россиялеләр киләсе елдан югары уку йортларына онлайн керә алачак

18 июнь 2019, 11:04

Вузга документлар һәм гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин булачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 2021 елдан башлап россиялеләрнең вузларга онлайн керү мөмкинлеге барлыкка килергә мөмкин. Моны комплекслы автоматик дәүләт хезмәте — суперсервис ярдәмендә эшләргә мөмкин булачак. Яңалыкны «Цифрлы икътисад» оешмасы генераль директоры урынбасары Дмитрий Тер-Степанов әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы каршындагы Дәүләт идарәсе буенча эшче төркем күп кенә проектларны карады. Алар Интернет ярдәмендә физик затның булуын таләп итә торган кайбер гамәлләрне, шул исәптән вузга онлайн керү мөмкинлеген бирә.

«Суперсервис белем бирү программаларының бердәм порталын булдыруны күздә тота. Иң мөһиме, портал үз эченә электрон рәвештә документлар җыюны һәм керү өчен гаризаны да алачак», - дип сөйләде Тер-Степанов. Аның сүзләренә караганда, аерым очракларда керү имтиханнарын да дистанцион рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.

Суперсервисның бер өлеше 2021 елда кабул итү кампаниясендә файдаланылачак, ә сынау проектын 2022 елда башлап җибәрәчәкләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10