ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җиңел машина тиешсез урында юл аша чыккан алты яшьлек малайны бәрдергән

18 июнь 2019, 11:53

Баланың аягы имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Шкода» автомобиле тиешсез урында юл аша чыккан алты яшьлек малайны бәрдергән. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Дүшәмбе, 17 июньдә 19.30 сәгатьтә 45 яшьлек ир-ат идарәсендәге «Шкода» автомобиле Чыңгыз Айтматов урамы буенча хәрәкәт иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган һәм тиешсез урында юл аша чыккан алты яшьлек малайны бәрдергән», – дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланың аягы имгәнгәнен һәм җәрәхәтләнгәнен ачыклаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10