ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады

18 июнь 2019, 11:49 , Фото: архив/Рамиль Гали

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады Дәүләт Советы рәисе язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең утыз көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәүне билгеләп үтте.

(Лаеш, 18 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Татарстанда гражданнар мөрәҗәгате буенча хокук бозу очракларын атап үтте. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Лаешта узган утырышында сөйләде.

"Хокук бозу очраклары арасында гражданнар мөрәҗәгатенә язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең 30 көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәү һ.б. киң таралган", - диде Юрий Камалтынов.

Узган ел Дәүләт Советы тарафыннан барлыгы 2936 мөрәҗәгать тикшерелгән. Быел 1265 мөрәҗәгать килгән, шуларның 68е - коллектив.

"Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү - депутатлык хезмәтенең мөһим өлешен алып тора", - диде ул.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматына караганда, бу очракларның иң күбесе Яр Чаллы, Казан, Азнакай, Буа, Зәй, Алабуга шәһәрләрендә һәм Апас, Минзәлә муниципаль районнарында теркәлгән.

Юрий Камалтынов төп сәбәп булып тиешле контроль булмауны һәм хезмәткәрләрнең хокук грамотасы түбән дәрәҗәдә икәнен әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10