ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә иң киң таралган һөнәрләр аталды

18 июнь 2019, 12:15

Барлык россиялеләр арасында урам сәүдәгәре һөнәре иң популяры булган (10 мең ир-ат һәм хатын-кыз).

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Росстат Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң киң таралган һөнәрләрне атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2018 елда хатын-кызлар ешрак сатучы (4,7 миллион кеше), мәгариф өлкәсе (3,7 миллион), бизнес һәм администрация белгечләре (3,3 миллион) булып эшләгән.

Ир-атлар хәрәкәттәге җиһазлар операторы яки машина йөртүче (6,6 миллион кеше), металл эшкәртү һәм машина төзелеше производствосы (3,8 миллион) яки төзелеш өлкәсе (2,2 миллион) кебек эшчәнлек төрләрен сайлаган.

Моннан тыш, ир-атлар арасында сакчылар (2,2 миллион), фән һәм техника өлкәсендә белгечләр (2,1 миллион) күп.

Барлык россиялеләр арасында урам сәүдәгәре һөнәре иң популяры булган (10 мең ир-ат һәм хатын-кыз).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10