ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак

18 июнь 2019, 16:30 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак Булачак фән кандидатлары һәм фән докторларының диссертациясе Мәскәүгә җибәрелмәячәк.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов Россия хөкүмәте карары нигезендә КФУга үз диссертацион советларын төзү һәм гыйльми дәрәҗә бирү хокукы бирелүен әйтте. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән ачык ишекләр көнендә сөйләде.

Элек диссертацион советлар ачу, аларның составын һәм, яклаудан соң, гыйльми дәрәҗә бирү карарын раслау хокукы бары тик Россия фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясендә генә булган. “Фән кандидаты” һәм “Фән докторы” гыйльми дәрәҗәләрен бирү буенча соңгы карарны Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе чыгарган.

"Хәзер КФУ каршындагы диссертация яклау советын ачу, гыйльми дәрәҗә бирү буенча карар үзебезнең уку йортында кабул ителәчәк”, - диде профессор.

Рәдиф Җамалетдинов КФУга диссертацион советлар буенча яңа мөмкинлекләр бирү карарының уңай якларын атады. “Беренчедән, бу булачак фән кандидаты һәм докторларына документлар белән бәйле мәшәкатьне киметәчәк. Икенчедән, яклаудан соң яшь фән кандидатлары һәм докторлары тиешле дипломны кулларына кыска вакыт аралыгында алачак”, - диде ул.

Хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында филология, бу фәннәрне укыту методикасы белән бәйле 5 диссертацион совет төзелгән. Алар 1 сентябрьдән эшли башлаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10