ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Үзбәкстанның Чыракча шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды

18 июнь 2019, 20:03 , Фото: Представительство РТ в республике Узбекистан

Үзбәкстанның Чыракча шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды
Чыракчада өлкә кунаклары, татар һәм башкорт гаиләләре, шулай ук башка милләт вәкилләре дә җыелды.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»).Үзбәкстанда Кашкадәрья өлкәсенең иң эре татар-башкорт диаспораларының берсе яшәгән урында – Чыракча шәһәрендә Сабантуй милли бәйрәме узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Кашкадәрья өлкәсе татар-башкорт милли мәдәни үзәгенең Чыракча районы филиалы директоры Рәйсә Шәрәфетдинова бәйрәмне ачып, мәйдандагыларны котлады.

Кашкадәрья өлкәсе татар-башкорт милли мәдәни үзәге директоры Фирүзә Ихсанова, үз чиратында, Сабантуй бәйрәме татар, башкорт, чуваш, нугай һәм башка халыкларының гына түгел, бөтен кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасын тәшкил итүче бетмәс-төкәнмәс рухи чыганакларның берсе, диде.

«Умырзая» фольклор-этнография ансамбле солистлары, баянчы Рәшит Акчурин һәм башка чыгышларны тамашачылар яратып карады. Сабантуйның истә калырлык вакыйгаларының берсе - капчык киеп йөгерү, авызга кабып, йомырка салынган кашык белән йөгерү, шулай ук татар ашлары осталары ярышы булды, диелә бу хәбәрдә.

Бәйрәм татар һәм үзбәк милли биюләре белән тәмамланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10