ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Православие гимназиясендә татар теле курсларын тәмамлаучылар таныклык алды

18 июнь 2019, 21:22 , Фото: пресс-служба Казанской епархии

Православие гимназиясендә татар теле курсларын тәмамлаучылар таныклык алды
 Курсларны уңышлы тәмамлау турында таныклыкларны чыгарылыш сыйныф укучыларына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан тапшырды.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Изге Гурий исемендәге Казан православие гимназиясе каршында беренче тапкыр оештырылгган татар теле курслары тәмамланды. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан 17 июньдә аларга һәм руханилар мәхәлләсе каршында катехизатор курсларын тәмамлаучыларга таныклык тапшырды. Бу хакта Казан епархиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без җәмгыятькә җавап бирәбез, чөнки республикада башка мәдәният, башка дин, башка тел вәкилләре белән бергә иңгә-иң яшибез. Һәм безнең бер-беребезне аңлау бик мөһим. Мин сезгә дә мөрәҗәгать итәм: татар телен өйрәнегез, чөнки бу безнең миссиянең уңышка ирешүе, аңлашу, аралашу өчен бик мөһим», – диде владыка.

Казанның Изге Гурий исемендәге Казан православие гимназиясе каршындагы татар теле курслары узган елның көзендә эшли башлады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10