ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ради Хәбиров үтенече буенча, Уфа рәссамы карикатурасы өчен гафу үтенде

18 июнь 2019, 21:10 , Фото: скриншот поста facebook.com

Ради Хәбиров үтенече буенча, Уфа рәссамы карикатурасы өчен гафу үтенде
 "Татар апалары һәм абыйлары, мине гафу итегез, мин дөрес эшләмәдем", – дип язган Камил Бузыкаев.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәссам Камил Бузыкаевтан карикатурасы өчен гафу үтенүен сорады. Карикатурада “Welcome to Kaza..." язуы фонында ачык киемле хатын-кыз чәкчәк белән сурәтләгән иде. Хәбиров Facebook социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә үзенең ризасызлыгын белдерде.

"Миңа да катнашырга вакыт җитте кебек... Камил - иҗади кеше. Аның рәсемнәре миңа кайчак ошый, ошамаган чагы да була. (Сүз уңаеннан, ул мине дә кызганмый). М7 Казан юлы турындагысы артык киткән. Илебезнең төрле шәһәрләрендә андый нәрсәләр турында сөйләргә була, әмма аларны милли билгеләр белән күрсәтү дөрес түгел дип саныйм. Аңа бәхәсләшмәскә, ә туганнарыбыздан гафу үтенергә кирәк дип уйлыйм», - дип язган ул.

Уфа рәссамының Татарстанның туристлык тармагына карата ясалган карикатурасы 14 июньдә социаль челтәрләрдә пәйда булды һәм блогерлар ягыннан канәгатьсезлек тудырды.

Бүген урынсыз шаярту авторы яңа пародия ясаган. Ул анда үзен үзе гаепле бала итеп сурәтләгән. "Татар апалары һәм абыйлары, мине гафу итегез, мин дөрес эшләмәдем", – дип язган Бузыкаев карикатурада.

Яңа рәсемдә рәссам Радий Хәбиров мөрәҗәгатенә җавап биргән. "Дуслар, шулай да бик нәзакәтьле темалар бар. Әйе, кайчагында арттырып та җибәрәм. Радий Фәритович, сез тәҗрибәле кеше, шуңа ул мәсьәләдә бәхәсләшә алмыйм. Мин Сезгә ышанам. Мин, билгеле, infant terrible, шуңа ярларны күрмәскә мөмкинмен. Әмма хаталарны таный белергә кирәк. Таныйм”, – дип язган Бузыкаев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10