ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да мәдәни элемтәләрдә заманча музейның роле турында сөйләшәчәкләр

19 июнь 2019, 09:31

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 19 июньдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да мәдәни багланышлар һәм белем бирү киңлеге буларак заманча музейларның роленә багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, шагыйрә, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе, "Белла" Халыкара премиясе лауреаты, "Татар китабы йорты" директоры Луиза Шарова (Луиза Янсуар), "Татар китабы йорты"ның (Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры) фәнни хезмәткәре, экспозицияләрне әзерләүче Нурия Мифтахетдинова, "Татар китабы йорты" администраторы, проектлар авторы Айгөл Абдрахманова катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10