ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөселман сall-үзәгендә бер ай эчендә 300дән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән

19 июнь 2019, 10:49 , Фото: dumrt.ru

Мөселман сall-үзәгендә бер ай эчендә 300дән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән "Даруль-ифта" сall-үзәге илдә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман үзәге булып тора.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәте "Даруль-ифта" сall-үзәге бер ай эчендә Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килеп ирешкән 300 дән артык мөрәҗәгатьне эшкәртте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

  • "Даруль-ифта" сall-үзәге илдә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман үзәге булып тора.
  • "Даруль-ифта" – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен ТР МДН тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Күп каналлы телефон линиясенә кабул ителгән мөрәҗәгатьләр статистикасына караганда, Рамазан аенда мөселманнар ураза тоту, фитыр, фидия сәдакаларын, зәкят түләүгә бәйле сораулар аеруча кызыксындырган. Бүген халык өчен намаз, талак, Кыямәт көне, Шәүвәл ае уразасы, гаурәтне каплау, риэлтор эшчәнлегенең рөхсәт ителү-ителмәве, дини йоланы башкару тәртибе актуаль.

Моннан тыш, сall-үзәккә белешмә мәгълүмат алу өчен дә мөрәҗәгать итәләр. Шунысы игътибарга лаек: барлык мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты ир-атларга туры килә. Телефон консультациясенең уртача озынлыгы 2-3 минутны тәшкил итә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10