ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

19 июнь 2019, 16:03 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә Яшен вакытында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 20 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән томан көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук иртәгә көндез һәм кич республика буенча урыны белән яшен көтелә. Яшен вакытында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

  • КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, ел саен температураның бер градуска күтәрелүе бозлык чорына китерергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10