ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Думасы дача амнистиясен дәвам итүне беренче укылышта хуплады

19 июнь 2019, 16:19

Әлегә биш миллионнан артык объект рәсмиләштерелмәгән.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы бүген узган утырышта дача амнистиясен тагын өч елга - 2022 елның 1 мартына кадәр дәвам итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. «Дача амнистиясе II» дигән шартлы исемле документ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников тарафыннан эшләнгән. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Дача амнистиясе гамәлен 2022 елның 1 мартына кадәр кертергә тәкъдим итәләр. Бу очракта 2018 елның 4 августына кадәр бирелгән җир кишәрлекләрендә төзелгән торак йортлар, торак төзелмәләр һәм бакча йортларын рәсмиләштереп булачак.

Аларга хокукларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкин булачак - кишәрлеккә хокук булган очракта, хуҗасы төзегән объект турында декларация нигезендә әзерләнгән техник план кирәк булачак.

Моннан тыш, 2018 елның 4 августына кадәр төзелә башлаган торак һәм бакча йортлары өчен төзелеш күзәтчелеге органына ике түгел, ә төзелеш тәмамлану турында бер белдерү җибәрү тәртибен сроксыз билгеләргә тәкъдим ителә.

  • Дача амнистиясе 13 ел дәвамында гамәлдә булды һәм 1 мартта тәмамланды. Шул вакыт эчендә миллионлаган россияле күчемсез милек объектларына - торак йортлар, дачалар, бакча йортлары, мунчалар һәм гаражларга үз хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә теркәргә өлгергән.

Шул ук вакытта факт буенча күчемсез милек хуҗалары булган кешеләр аз түгел, әмма алар үз хокукларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибеннән файдалана алмаган. Павел Крашенинников исәпләп чыгарганча, әле биш миллионнан артык объект рәсмиләштерелмәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10