ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы» төркемен илчеләргә тәкъдим итәчәк

19 июнь 2019, 17:07 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы» төркемен илчеләргә тәкъдим итәчәк Рөстәм Миңнеханов төркемне 2014 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең илчеләренә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме презентациясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгында узачак. РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашыр дип көтелә», - дип билгеләп үтте матбугат хезмәтендә.

Чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Президенты Администрациясе вәкилләре, мөселман халкы күп булган төбәк җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешма һәм дин вәкилләре катнашачак.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-цивилизацияле нигездә якынаю процессына һәрьяктан ярдәм итү, икътисади хезмәттәшлекне киңәйтүгә басым белән төп халыкара проблемалар буенча позицияләрне килештерү максатында оештырыла.

  • Оешманы дипломат Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны төркем җитәкчесе итеп билгеләде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10