ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

«Бердәм Россия» Татарстан Дәүләт Советына кандидатлар исемлеген раслаячак

19 июнь 2019, 17:26 , Фото: архив/Михаил Захаров

«Бердәм Россия» Татарстан Дәүләт Советына кандидатлар исемлеген раслаячак Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның «Бердәм Россия» бүлеге пәнҗешәмбе көнне Казанда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә партия конференциясе уздырачак. Анда партиянең Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлеге турында фикер алышачаклар. Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Республика партияләре конференциясенең көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү.

Партия исемлегенең кандидатлар исемлеге, шулай ук бер мандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеге 26 майда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде», – диделәр мәгълүмат үзәгендә.

Моннан тыш, делегатлар республика бүлегенең сайлау алды программасын раслыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10