ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ильмир Әхмәтҗанов: Нью-Йорк Сабан туе парсыз татар кызларын-егетләрен кавыштыра

19 июнь 2019, 20:23 , Фото: Ильмир Әхмәтҗанов

Ильмир Әхмәтҗанов: Нью-Йорк Сабан туе парсыз татар кызларын-егетләрен кавыштыра Узган атнада Америка каласында өч йөзләп милләттәшебез Сабан туен билгеләп узды.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Нью-Йорк Сабан туе ярлары булмаган татар егетләре һәм кызларына кавышырга ярдәм итә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Америкада Сабан туйларын даими алып баручы Ильмир Әхмәтҗанов белдерде. 
 
"Сабан туенда парсыз татар кызлары-егетләре бергә аралаша, таныша, кавыша", - диде Ильмир Әхмәтҗанов. 
 
16 июнь көнне Нью-Йорк каласында 300ләп кеше Сабан туен бәйрәм итте. Аларның күпчелеге тумышы белән Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан килеп, Америкада яшәүчеләр дә бәйрәмдә кунак булган.
 
Кунаклар бергәләп җырлап-биегән, ярышларда катнашкан. Уеннарның күбесе балаларга юнәлдерелгән. Бәйрәмне дә ике яшьлек Арслан Шәмсетдиновның "Туган тел"не башкаруы белән ачып җибәргәннәр. 
 
"Күп кеше туган якларына Сабан туйларына кайта алмый. Шуңа да балалар Сабан туйларны күрсеннәр, аралашсыннар өчен шундый бәйрәмнәр үткәрәбез", - диде Ильмир Әхмәтҗанов. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10