ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме презентациясендә катнашты

19 июнь 2019, 19:21 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме презентациясендә катнашты Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең илчеләренә Россия һәм мөселман илләре арасында элемтәләрне үстерү турында сөйләде.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме презентациясендә катнашты. Чарага Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләре һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров чакырылган иде.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Россиянең танылган дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган һәм аңа ихтыяҗ булган.

Аның төп бурычы - Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-цивилизацияле нигездә якынаю процессына һәрьяклап ярдәм итү, икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтүгә басым белән элемтәләр урнаштыру», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Презентация группы Стратегического видения "Россия – Исламский мир" под председательством Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова, Министра иностранных дел Российской Федерации Сергея Викторовича Лаврова

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген дөньяда мөселманнар саны 1,7 млрд кеше тәшкил итә һәм бу сан арта бара. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, мөселман халкы күп булган төбәкләр бар.

«Ислам дәүләтләре белән сәяси, икътисади, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекнең күптәнге традициясе бар. Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Аның инициативасы буенча 2005 елда безнең ил Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе үз чыгышында шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә төркем химаясында төрле иҗтимагый форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, фестивальләр, түгәрәк өстәлләр, дини, яшьләр һәм башка чаралар үткәрелүе турында сөйләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10