ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Полилингваль бакчалар тәрбиячеләре татар һәм инглиз телләрендә сөйләшәчәк

19 июнь 2019, 20:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Полилингваль бакчалар тәрбиячеләре татар һәм инглиз телләрендә сөйләшәчәк
Татарстанда Шәймиев проекты буенча полилингваль белем бирү комплекслары төзелә, алар составына база балалар бакчалары керәчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда төзеләчәк һәр күптелле белем бирү комплексы буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре билгеләнгән. Мондый балалар бакчасының һәр төркеме татар һәм инглиз телен белүче тәрбиячеләр белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Концепция проекты нигезендә балалар бакчаларында балаларның тел компетенцияләрен үстерү дәресләрдә генә түгел, ә көн дәвамында, барлык режимнарда да гамәлгә ашырылачак.

Мисал өчен, балаларны иртәнге кабул итү, ашарга әзерләнү, урамда йөрү һәм башкалар. Моның өчен база балалар бакчасының һәр төркемен татар телен белүче һәм инглиз телен белүче тәрбияче белән тәэмин итү планлаштырыла», - дип сөйләде докладчы.

«Бүгенге көндә күптелле белем бирү комплекслары төзү төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Әлеге проект Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә тормышка ашырыла, – диде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10