ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мубай: Мин бүген монда күп итеп җырларга җыенам

19 июнь 2019, 20:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Мубай: Мин бүген монда күп итеп җырларга җыенам Казанда Мубай белән Эльмир Низамовның уртак концерты бара.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Мубай бүген үзенең беренче чын концерты узган залда чыгыш ясый. "Маяковский" иҗат киңлегендә Мубайның Эльмир Низамов белән уртак концерты башланып китте.

"Бик якын таныш зал. Минем беренче чын концертым монда узган иде. Төрле кич утыруларны санамаганда беренче концерт иде. Бу гасыр башында булган хәл инде", - дип башлады зал белән аралашуын Мубай - Илдар Мөбәрәкшин.

"Мин күп итеп җырларга җыенам", - диде ул аншлаг белән тулган залга карап.

Концертның беренче өлешендә Илдар Мөбәрәкшин үзе генә гитарага җырлый. "Программа төзү бик авыр булды, чөнки җырларны бик уйлап сайларга кирәк. Минем сезгә таныш җырларны башкарасым килә, ә концертның икенче өлешендә бирегә "минем ипине ашарга" тагын бер кеше менә ", - дип Эльмир Низамовны анонслады ул.

  • Мубай - гасыр башында бик популяр булган татар альтернатив музыканты, Аксубай районы егете Илдар Мөбәрәкшин. Концертлары бик сирәк була. Аның үз тамашачысы бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10