ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә истәлекле даталарга багышланган картинг ярышы узды

19 июнь 2019, 23:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗедә истәлекле даталарга багышланган картинг ярышы узды Җиңүче балаларга истәлек бүләкләре, медальләр, Кубоклар, Грамоталар тапшырдылар.

(Әгерҗе, 19 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗедәге “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында Әгерҗе станциясе һәм локомотив депосының 100 еллык юбилейларына багышланган картинг буенча ярышлар үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйге дүрт яшь категориясендә узды. Анда картинг секциясендә шөгыльләнүче 39 спортчы катнашты. Аларның әтти-әниләре дә осталыкларын күрсәтте.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе җитәкчесе Раушания Тимкина, спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов, Ижау төбәге буенча тимерьюлчылар профсоюзы җитәкчесе Лилия Әхмәтзакирова, балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова җиңүче балаларга истәлек бүләкләре, медальләр, Кубоклар, Грамоталар тапшырдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10