ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт егетләре Казахстанда бокс турнирында җиңүгә ирешкән

20 июнь 2019, 03:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Әлмәт егетләре Казахстанда бокс турнирында җиңүгә ирешкән Ярыш нәтиҗәләре буенча Илдан Шәңгәрәев 34 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга, Артем Бормотов 34 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады.

(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 12-16 июнь көннәрендә Казахстанда дөнья чемпионы Нурболат Рысмаганбетов призына Халыкара бокс турниры булды. Әлмәт данын биредә “Девон-Юность” бокс клубы укучылары яклады. Әлмәтнең көчле спортчылары бу ярышларда да сынатмады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда 2005-2006 елгы егетләр көч сынашты.

Биредә Казахстан, Монголия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россиядән килгән 96 спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Илдан Шәңгәрәев 34 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга, Артем Бормотов 34 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады.

Моннан тыш, Артем Бормотов яхшы техника һәм тактик әзерлек күрсәткәне өчен махсус кубок белән бүләкләнде.

Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10