ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләчедә казанлы “Тройсын” абсолют батыры булып калды

20 июнь 2019, 00:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә казанлы “Тройсын” абсолют батыры булып калды Батырлар символик бүләк – тәкә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

(Теләче, 20 июнь, “Татар–информ”, "Теләче", Зоя Павлова). Субаш авылы халкы, керәшен карендәшләр ел буе зарыгып көтеп алган изге Тройсын бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Тройсынның абсолют батыры булып Казан шәһәреннән килгән Фатхуллин Айрат калды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмебезне рәсми рәвештә Теләче районы керәшен оешмасы җитәкчесе Петр Александрович Чернов ачып җибәрде, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады; чакырылган мәртәбәле кунакларыбыз да үзләренең котлауларын ирештерделәр.

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан “Нур” (җитәккчесе Сергей Новиков) һәм “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбльләре катнашында “Түгәрәк уен” белән башланып киткән бәйрәм кичкә кадәр сузылды. Җыелган халык та тугәрәк ясап әйләнде, теттереп “чабата”га биеде.

Халык куанычын үзенең халыкчан җырлары белән җырчы- карендәшебез, татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле солисткасы Снежана Абрамова бүлеште. Алар актив рәвештә подтанцовка белән булышкан халыкка бик рәхмәтле булдылар.

Кичкә кадәр дәвам иткән бәйрәмне гадәттәгечә, Г.Камал театрының атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Матур тавышлы, җор телле әлеге карендәшебез, чын мәгънәсендә Тройсын кунакларының күңелен күрде.

Әлбәттә, бәйрәм күрке – көрәш бәйгесе. Тройсынның абсолют батыры булып Казан шәһәреннән килгән Фатхуллин Айрат калды. Яшьләр арасындагы көрәштә авылыбызның уңган, булган җегете Николай Черновка тиңнәр табылмады. Батырлар символик бүләк – тәкә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10