ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфага “Фидакяр хезмәт һәм дан шәһәре” исеме бирелергә мөмкин

20 июнь 2019, 10:38

Мактаулы исем фашизмны җиңүгә хезмәт каһарманлыгы һәм казанышлары белән зур өлеш керткән шәһәрләргә бирелә.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Уфа халкын шәһәргә “Фидакяр хезмәт һәм дан шәһәре” Халыкара мактаулы исемен бирү буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышуга чакыралар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Мактаулы исем фашизмны җиңүгә хезмәт каһарманлыгы һәм казанышлары белән зур өлеш керткән шәһәрләргә бирелә. Бүгенге көндә “Фидакяр хезмәт һәм дан шәһәре” мактаулы исеме Россиянең 24 шәһәренә бирелгән. Белгечләр Уфаны бу исемгә лаек дип саный.

Башкортстан башкаласы Бөек Ватан сугышы елларында илнең төп таяну үзәге була. Шәһәр кырыктан артык оешманы, берничә дәүләт, мәгариф, фән, мәдәният оешмаларын үзенә кабул итә һәм урнаштыра. Шулай ук илнең үзәк, көнбатыш һәм көньяк төбәкләреннән эвакуацияләнгән 104 мең кешене үзенә сыендыра.

Уфа һәм Башкортстан халкын шәһәргә “Фидакяр хезмәт һәм дан шәһәре” исемен бирүгә карата үз фикерләрен әйтергә чакыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10