ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты Бөгелмәдә ике бала һәлак булган янгынның сәбәпләрен тикшерә

20 июнь 2019, 13:06

Беренчел версия буенча янгын кухнядагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Тикшерү комитеты Бөгелмәдә ике бала һәлак булган янгынны тикшерә. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, йортта әти-әни һәм ике бала яшәгән. Фаҗига булган вакытта әтиләре башка шәһәрдә эштә булган. Төнлә хатын уянган вакытта йортны тулысынча ут камап алган була. Ул тәрәзәне ваткан һәм ярдәм сораган. Нәтиҗәдә, күршеләре хатынны чыгарган, ләкин балаларны коткарып кала алмаганнар”, - диде Газизова.

Янгын кухнядагы кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта фаҗига урынында белгечләр эшли. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10