ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Әтидән бер көнлек булып калганмын - "Шәһри Казан"

23 июнь 2019, 17:37 , Фото: shahrikazan.ru

Әтидән бер көнлек булып калганмын - Әтиләре турында истәлекләре күп Ясминә апаның.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). "Әтием баһадир гәүдәле, бик чибәр, акыллы кеше булган. Ни өчен шулай дип әйтәм, чөнки аны әнием сөйләве буенча гына белеп үстем. Әтием сугышка 1941 елның 13 июлендә китә. Мин аннан бер генә көнлек булып калганмын. Әни 12 июль көнне эштән кайткач, мине таба. Әти иртән сугышка китеп бара, әни аны озатырга бара алмый. Киткәндә: «Кызыма Ясминә исеме кушарсыз», – дип әйтеп калдыра", – дип сөйли Әтнә районы Югары Шашы авылында яшәүче Ясминә апа Нигъмәтҗанова.

Шул китүдән Харис абый әйләнеп кайтмый. «Асия, балаларны сакла! Без озак тормабыз», – дигән әйткән сүзләре аларны гел өметләндереп тора. Өзлексез хатлар килә, язышып торалар. Сугышта яраланып, госпитальдә ятып чыга, тагын фронтка кабат юл ала. Дүрт ел фронтта йөри, сугыш бетәргә өч ай кала, Польша җирендә һәлак була. «Әти хатларны күп язган. Әни үлгәнче хатлары бар иде, укып күрсәтә иде безгә. Ул хатларын шигырь кебек тә яза торган булган, алар сакланмаган инде. Әтинең ике фотосы бар. Әти киткәндә, абыйга – биш, апага өч яшь була. Абый әтине хәтерли иде. Хатлардан бер шигырь юлы истә калган:

Кызым Наилә, улым Рафис,
Кече кызым Ясминә.
Хатлар саен сәлам язам,
Ниләр языйм, Асия
», – дип искә төшерә Ясминә апа.

– Сугыш бетәр алдыннан әнигә үтәүче чираты җитә. Һәр көнне Әтнәдән бер кеше хатлар, хәбәрләр китерә. Аны таратуны авылдан чиратлашып алып баралар. Хатлар арасында әтинең дә үлем хәбәре була. Анда, Хәсәнов Харис яралардан һәлак булды, диелгән. Әни аптырап китә. «Харисымнан түгелдер, кичә генә хаты килде ич. Минем Харисым түгелдер ул», – дип әйтә ул ышанмыйча. Яндыра да көйдерә бу кайгы хәбәре. 

Ясминә апаның бүген дә үткәннәрне сөйләгәндә күңеле тула, күңел яралары кузгалудан күзләре яшьләнә. Балалар да, хатын да Харис абыйның әйләнеп кайтырына шулкадәр ышанып яши. Менә кайтып керер дигән ышаныч беркайчан ташламый аларны. «Әтиебезне авырып кайтса да, өйләнеп кайтса да кертер идек. Аның йөзләре нинди икән? Бер күрер идек дип яшәдек, – ди Ясминә апа. – Безнең бик тә әтине исән килеш күрәсебез килде. Барыбыз бергә җыелышып утырыр идек тә, әти кайтып керсә, ничек каршы алырбыз, дип хыяллана идек. Әтиләре булган кешеләрнең тормышлары икенчерәк булды. Хәер, кемнең генә әтисе әйләнеп кайта алды икән безнең авылдан!»

Әтиләре турында истәлекләре күп Ясминә апаның. «1930 елда әти зур өй салдырган, алты тәрәзәле, ике мичле була ул. Абыем 1938 елны шул өйдә туа. Сугыш вакытында да, аннан соң да безнең өй китапханә хезмәтен үтәде. Клуб булып та хезмәт итте, чөнки клубка ягарга утын юк. Ә без ул вакытта почмак бүлмәдә генә яшәдек. Өйләр салып мәшәкатьләнергә туры килмәде. Әмма ничек итеп өйне җылытырга, ничек тамак туйдырырга дип борчыла идек. Әтисез үскәндә, йөрәккә төшкән вакытлар күп булды. Иң яманы – ачлыктыр, ашарга юк. Басуларга борчак өлгергәндә бара идек. Аннан да куа торганнар иде. Әниләр көнне төнгә ялгап эшләде. Яккан мунчага кереп чыкканнан соң керне юып киптереп, шул күлмәкләрен киеп, иртән эшкә китәләр. Ул чакта халык бердәм булган, бердәмлекләре белән алар авырлыкны җиңгәннәр, – ди Ясминә апа. – Әниләр сугыштан соң да хәллерәк кешеләргә өйләр юып йөрделәр, басудан черек бәрәңге алып кайтып, шуның белән туклана идек.

Бервакыт без авырдык. Абыйга – сигез, миңа биш яшь. Әни колхоздан ат сорап, әтинең толыбына төреп, безне Әтнә хастаханәсенә илтте. Больница бик суык, анда ягарга утын юк, әни шуны күреп, безне калдырмаска уйлый. «Асия, балаларыңны өйдә үтерәсең ич», – дигәч, безне калдырып кайтып китә. Икенче көнне әни безнең хәлләрне белергә баргач, тәрәзәләрнең бозланып катканын күреп, барыбер кире өйгә алып кайта һәм үзе безне тазарта».

– Әниләр, яшь булуларына карамастан, утын-бүрәнә ташыдылар. Кышлауга җитсәләр, шыгыр-шыгыр чана тавышлары ишетелә иде, «Аллага шөкер, кайталар икән», – дип куана идек. Тормыш бик авыр булды. Армиядән абый авылга кайтмады, Украинага шахтага китте. Анда ул кадерле кеше булып яшәде. Пенсиягә чыккач, әнине карарга дип, авылга кайттылар. Әни 90 яшендә бакыйлыкка күчте – истәлек арты истәлек яңара.

Әтисез үскән балачак, кул хезмәте белән алып барылган авыр колхоз эшләре – берсе дә эзсез калмаган. «Моннан соң да сугыш афәтләре күрергә язмасын. Барлык кешеләр дә тыныч яшәсеннәр. Яшьли тол калган, гомер буе ялгыз яшәгән әниләребез, сугыштан кайтмый калган әтиләребез алдында баш иябез», – ди Ясминә апа, әти-әнисенең фотоларын күрсәтеп. Гаиләдә әтисенең исеме язылган «Хәтер китабы» да саклана. Анда «Хәсәнов Харис Хәсән улы, 1912 елгы, ефрейтор, 1065нче укчы полкның 272нче укчы дивизиясе. 1945 елның 24 февралендә Польшаның Грынау авылында җирләнгән» дигән мәгълүмат бирелгән.

Ясминә апа Нигъмәтҗанова быел Күңгәрдә Җиңү көнендә үткәрелгән митингта да чыгыш ясап кайта. «Әнине гел чакыралар иде. Шулар искә төште очрашудан кайткач», – дип уйланып та кала ул.
Сугышлар булмасын. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белсәк иде. Ясминә апа тормыш иптәше Хәйдәр абый белән 58 ел бергә гомер кичерә.

– Балаларыбыз тәүфыйклы булып үстеләр, балаларым дин әһелләре, мин шулар тәрбиясендә яшим бүген. Улым Газинур һәм киленем Зифинә белән гомер итәбез. Шушы яшемә җиткәнгә Аллаһыма рәхмәтләр укыйм. Барысына да таза саулыклар, озын гомерләр телим, – ди ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10